Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 12 июнь – Россия көне

    --, 12 июнь 2022 - 00:37
    184
    0
    0

    Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!

    Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Бу – безнең дәүләтебез бәйрәме. Дәүләтебезнең иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгы, халыклар дуслыгы, милләтара татулык, бердәмлек РФ Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациядә төп кануннар итеп күрсәтелгән. Без барыбыз да бер көч булып, Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз.

    Әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

    Айрат Җиһаншин,  Муниципаль район башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: