14 декабрь көнне Апаста яшәуче кодагыебыз Хөснуллина Гөлусә Хәззәт кызының куркәм юбилее
Кадерле кодагыебыз! Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Зур хөрмәт белән кода-кодагыең Рөстәм белән Гөлсинә.
Нет комментариев