Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

19 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

19 июня 2022, 04:55

635

0

0

19 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

Дөньяда кеше сәламәтлегеннән һәм гомереннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Бу – безнең төп байлыгыбыз һәм бәхетебез. Шуңа күрә сезгә – ак халатлы игелек ияләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.
Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һөнәр ияләре. Райондашларыбыз, үзәк хастаханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында күптөрле авырулардан дәва алып, профилактика үтеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авыруларның савыгып аякка басуы, райондашларыбызның яхшы кәефе, җитештерүчән эшләве, гомер озынлыгы ак халатлы шәфкать ияләренең үз һөнәрләрен күңел биреп, намус белән башкаруына турыдан-туры бәйле. Бүген сәламәтлек саклау системасында күп нәрсә үзгәрә – дәвалау учреждениеләребезнең базасы яхшыра, табибларга һәм шәфкать туташларына һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу медицина хезмәткәрләрен тагын да зуррак нәтиҗәлелек белән эшләргә мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев