Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

19 майда Апас районы Олы Болгаер авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез Гаптрахманова Роза Галәтдин кызына 60 яшь тулды

19 мая 2020, 08:30

709

0

0

19 майда Апас районы Олы Болгаер авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез Гаптрахманова Роза Галәтдин  кызына 60 яшь тулды

Кадерле әниебез! Без сине гомер бәйрәмең юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син гомереңне балаларга белем бирүгә багышладың. Тырышлыгың, сабырлыгың, кешелеклелегең белән барыбызга да үрнәк булдың. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә матур итеп яшәгез. Без сине бик яратабыз. Синең алда рәхмәт әйтеп, баш иябез. Рәхмәт сиңа, Әни!
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Син тормышны чиксез яратасың,
Син күпләргә үрнәк булырлык.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Рөстәм, кызың Раилә, киявең Динар, улың Раил, оныкларың Диләрә, Данияр.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев