Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

21 август көнне Апас районы Югары Ындырчы авылында яшәүче кадерле апабыз Ханзафарова Зөһрә Рәвхәт кызының олы юбилее

21 августа 2020, 08:09

549

0

0

21 август көнне Апас районы Югары Ындырчы авылында яшәүче кадерле апабыз Ханзафарова Зөһрә Рәвхәт кызының олы юбилее

Кадерле тәти апабыз! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Син минем өчен апа гына түгел, инде бик күп еллар әни дә. Һәрбер эшемдә киңәшчем дә, сердәшчем дә. Без тормышның авырлыкларында да, шатлыгында да бер-беребезгә терәк. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Син безгә бик кирәк, без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән Дәвештән сеңелең Дилбәр- Таһир гаиләсе. Матур теләкләргә балаларыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев