Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

22 июнь – хәтер һәм кайгы көне

22 июня 2022, 04:55

383

0

0

22 июнь – хәтер һәм кайгы көне

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Канкойгыч сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Моннан 81 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.
Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да мәңгелек дан! Янәшәбездә гомер кичерүче хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткереп, тыныч картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев