Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

24 мая 2022, 04:55

346

0

0

24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Хөрмәтле укучылар!
Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Соңгы кыңгырау урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларның алдагы көннәре гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Кадерле балалар, сезнең алда зур сынау - имтиханнар тапшыру, күңелегезгә якын һөнәр сайлау һәм шуның буенча укуыгызны дәвам итү. Барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итсен. Киләчәктә сез, кем булсагыз да, районыбызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Айрат Җиһаншин, Апас муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев