Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

25 сентябрь көнне кадерле кешем, яраткан тормыш иптәшем Насртдинова Тәслимә Әкрамҗан кызының күркәм юбилее

25 сентября 2021, 08:00

403

0

0

25 сентябрь көнне кадерле кешем, яраткан тормыш иптәшем Насртдинова Тәслимә Әкрамҗан кызының күркәм юбилее
25 сентябрь көнне кадерле кешем, яраткан тормыш иптәшем Насртдинова Тәслимә Әкрамҗан кызының күркәм юбилее

Бергә үткән елларга борылып карасаң, 33 ел узган. Төрлесе – борчуы да, мәшәкате дә күп булган. Әмма шатлыклы вакыйгалары күп, шөкер. Аңлашып, бер-беребезгә таяныч булып яшибез.
37 еллык мөгаллимлек хезмәт тарихың бар. Мөлаем, сабыр булуың өчен укучыларың үзеңне бик ярата. Әлеге катлаулы, җаваплы эшеңдә тагын да уңышлар юлдаш булсын.
Ике канат сыман – ике улыбыз, киленнәребез, татлы оныкларыбыз белән, гөрләшеп, озак еллар тигезлектә, саулыкта матур яшәргә язсын иде.
Рәхмәт минем янда булган өчен,
Рәхмәт безнең батыр уллар өчен.
Ачык йөзле, тәмле сүзле, игътибарлы
Һәм һәрвакыт назлы ярым булган өчен!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Альберт, улларыбыз Ильнар-Рания, Ильфар-Динара, оныкларыбыз Аяз, Самира, Ильяс та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев