Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

27 май - Халыкара китапханәләр көне

27 мая 2022, 09:08

374

0

0

27 май - Халыкара китапханәләр көне

Китапханә - чын мәгънәсендә гыйлем хәзинәсе, кешелек ачышларының чыганагы, җәмгыять үсешенең аерылгысыз өлеше. Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү өлкәсендә аеруча мөһим вазифалар башкара, шул рәвешчә халыкның аң-белемгә ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм җәмгыятебезнең бөтенлеген ныгыта.
Монда үз эшен яхшы белүче, зыялы, һөнәренә тугрылыклы кешеләр хезмәт куя, аларның тырышлыгы белән китапханәләр югары нәтиҗәләргә ирешә.
Бәйрәм уңае белән сезгә яңа иҗади ачышлар һәм казанышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев