Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

29 октябрь көнне Кама Тамагы районы Көрәле авылында туып, Апас районы Әлмэндәр авылы егете Хәйретдинов Мансур белән тормыш корып, ике балага гомер биргән АЙСЫЛУ ГӘБДЕЛХӘЙ кызының 50 яшьлек юбилее

29 октября 2021, 08:31

446

0

Бер караганда Айсылу апа гади генә авылның гап-гади кешесе. Доньякүләм әһәмиятле ачышлар ясап берәүне дә шаккытырмаган, илгә танылмаган. Меңләгән татар хатыннары кебек җиң сызганып, көч аямыйча эшләп яши. Ә шулай да Апаны гади генә димәс идем. Бу еллар эчендә Айсылу апа күп сынаулар үтте. Кайчагында кечкенә генә буе, тар иңнәре ничек күтәрә алды икән шулкадәр авырлыкларны дигән уйлар килә күңелгә. Никадәр генә кыен булса да, ул тормыш авырлыкларына бирешмәде, авырлыклар алдында башын имәде. 2 баласын тэрбиялэп кеше итте, фермага сыер савырга йогерде, сонгы көннәрендә шактый ук көйсезләнгән кайнанасын яшь баланы карагандай карап-тәрбияләп, хәер-догасын алып, хөрмәтләп озатты.
Ә бүгенге көндә алар киявебез-җизнәбез Мансур белән әниебезне тәрбияләп, кайткан-киткәнгә җан җылысын, якты йөзен, тәмле телен кызганмыйча яшиләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын аларга.
Безнең өчен кадерле булган кешебезне шушы олуг бәйрәме белән, чын күңелебездән тәбрик итәбез. Апа, сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Йортыгызга бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!

Йортларыгыз тыныч, имин булсын,
Балкып торсын уты шатлыктан.
Табыныгыз һәрчак тулып торсын,
Үзегез тапкан хәләл ризыктан!

Фәрештәләр канат җәеп торсын
Син йөрисе сукмак, юлларга.
Юлдаш булсын ышанычлы дуслар,
Юлыкма син явыз дошманга.

Бала хәсрәтеннән, бәлалардан,
Яман күздән Аллаh сакласын;
Усал ният белән йөрүчеләр
Сезнең ишекләрне тапмасын.

Яман чирләр, төзәлмәс сырхаулар
Берүк сина килә күрмәсен.
Хаста булып, урын өсләрендә
Тилмерергә туры килмәсен!

Бер-беребез белән аралашып,
Күрешеп яшик фани дөньяда.
Бәхет бит ул сезне тоеп яшәү,
Туганнарым, исән булганда!

Ин изге теләклэр белэн сине яратып хэм хормэт итеп туганнарын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев