Апас авылында яшәүче сеңлебез Хәмидуллина Әлфинур Ринат кызының 24 июльдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрчак шулай изге күңелле, туган җанлы, мәрхәмәтле булып кал. Рөстәм белән тигезлектә, балаларың белән гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә, озын-озак гомер итәргә язсын Ходай.
Иң изге теләкләр белән - барлык туганнар, балалар, оныклар исеменнән абыең Илгиз гаиләсе.
Нет комментариев