Иске Йомралы авылында яшәүче сөекле әниебез Әхмәдуллина Гөлфирә Рәшит кызына 23 июльдә 55 яшь тула.
Әниебез-кадерлебез! Җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез син. Безне шулай һәрчак куандырып, кайткан саен тәмле сыең, назлы җырың белән иркәләп, әтиебез белән бергә озак еллар сау-сәламәт, күңел тынычлыгы белән бәхет-шатлыкта, кайгы күрми яшәргә язсын.
Чын йөрәктән яздык бу сүзләрне,
Кабул итеп алчы, әниебез.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әтиебез.
Изге теләкләр белән - әтиебез Рәшит, кызларың Гөлнара, Рәзинә, киявең Рамил, оныкларың Риман, Азалия.
Нет комментариев