Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле әниебез Хәмидуллина Әлфинур Ринат кызының 24 июльдә 50 яшьлек юбилее.

23 июля 2014, 04:44

884

0

0

Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җан юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек сиңа юлдаш булсын, борчу-хәсрәтләр ишек какмасын. Безнең кайгыртуны, хөрмәтне тоеп, игелекләребезне күреп, тагын да озак еллар әти белән тигезлектә яшәгез.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш,

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач,

Рәхмәтлебез шушы язмышка.

Рәхмәт, әни, тормыш бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы кеше булуыңа.

Сине яратып - балаларың Лилия-Әнәс, Линар. Бу теләкләргә әтиебез Рөстәм, дәү әниебез, кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев