Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Хәмидуллина Зөһрә Исмәгыйль кызына 25 июльдә 65 яшь тула.
Сөеклебез, газизебез безнең! Сине чын йөрәктән олуг бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Бу җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, иң сөйкемле, безне сулышыбыздан ук аңлаучы кеше бит син. Сиңа нинди генә теләкләр юлласак та, барысы да аз булыр сыман. Көне-төне эшләп, безгә җил-яңгыр тидермичә бөтен назыңны биреп үстердең, олы тормышка чыгардың. Бүгенге көндә дә без синең киңәшләрең, ярдәмең белән тормыш кыенлыкларын җиңеп барабыз. Синең тырышлыгың безнең өчен үрнәк булып тора. Рәхмәт, барысы өчен дә. Без һәр көнне Ходайдан сиңа сәламәтлек, бәхетле картлык сорыйбыз. Алдагы көннәрдә дә безнең игелекләрне күреп, безнең кайгыртуны тоеп яшәсәң иде. Без сине бик-бик яратабыз!
Изге теләкләр белән - балаларың Лилия-Руслан, Фәнис-Эльмира, оныкларың Самат, Рамзан, Адилә, Азалия. Бу теләкләргә дәү әниебез Кафия дә кушыла.
Нет комментариев