Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

6 июнь көнне Дәвеш авылына яшәүче кадерле кешебез Хөсәинов Таһир Тәүфыйк улының күркәм юбилее

06 июня 2018, 08:37

977

0

0

6 июнь көнне Дәвеш авылына яшәүче кадерле кешебез Хөсәинов Таһир Тәүфыйк улының күркәм юбилее

Кадерлебез! Сине чын куңелебездән олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз.  Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. 

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.  Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның,  кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

 Олы хөрмәт белән балаларың Гүзәл- Нәргиз, Рузилә. Котлауларыбызга әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев