Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

8 июнь - социаль хезмәткәрләр көне

08 июня 2022, 11:15

343

0

0

8 июнь - социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге истәлекле көннең мөһимлеген сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мөмкинлеге чикләнгән райондашларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүегез билгели. Башкалар борчуын үз йөрәгегез аша үткәрүегез, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Заманча технологияләр кертеп, районда социаль ярдәм күрсәтүдә яңалыкларны гамәлгә кертеп, төрле грантларда катнашасыз, бәйгеләрдә җиңеп, үзегезнең һөнәри осталыкны арттырасыз. 
Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек телим.
Айрат Җиһаншин, 
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев