Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Гәрәев Зөфәр Фәнил улы 13 сентябрьдә туган көнен билгели

    --, 13 сентябрь 2020 - 08:30
    249
    0
    0

    Хөрмәтле Зөфәр Фәнилович! Сезнең хезмәт катлаулы да, җаваплы да. Төгәллек тә, салкын канлылык та таләп итә торгандыр. Ләкин сезнең йөрәгегездә һәрчак изгелеккә, яхшылыкка урын бар. Күңелегез дә игелекләр эшләү өчен ашкынып тора. Сезнең Апас халкы өчен эшләгән, рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек булган гамәлләрегезнең иге-чиге юк. Ничә елдан бирле кылган гамәлләрегез, күрсәткән ярдәмегез өчен без сезгә рәхмәтле.
    Зөфәр Фәнилович! Сезнең белән берлектә башкарылган эшләр шактый. Киләчәктә дә аңлашып яшәргә һәм эшләргә язсын! Сезгә хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.
    Сәламәтлек борчымасын
    Имин булсын гаиләгез.
    Эш җимеше, бала куанычын күреп,
    Озын-озак яшәгез!
    Олы хөрмәт белән – Апас районы халкы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: