Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Акхуҗа авылында яшәүче Газиева Гөлфирә Гадрахман кызы 1 гыйнварда 70 яшьлек олы юбилеен каршылады

08 января 2020, 11:00

869

0

0

Акхуҗа авылында яшәүче Газиева Гөлфирә Гадрахман кызы 1 гыйнварда 70 яшьлек олы юбилеен каршылады
Акхуҗа авылында яшәүче Газиева Гөлфирә Гадрахман кызы 1 гыйнварда 70 яшьлек олы юбилеен каршылады

Кадерле әниебез Акхуҗа авылында туып-үскән. Бар гомерен туган авылына багышлаган. 15 яшеннән колхоз эшенә чыккан, озак еллар сыер сауган, бозаулар караган ул. Хезмәт белән бергә гаилә мәшәкатьләренә дә вакыт тапкан, без – балаларына да наз һәм игътибарны кызганмады.

Әниебез мәңгелек ярын да туган авылыннан гына сайлаган. Әтиебез Алис белән гаилә корып, тату, матур гомер иттеләр. Тиздән алар Алтын туйларын каршы алачаклар.

Әниебез 6 балага гомер бүләк итеп, барыбызга да яратуны тигез өләште. Бүген 5 кызы, 1 малае, кияүләре һәм килене белән горурланып, оныклар игътибары тоеп яшиләр. Бәхетле дәү әни һәм дәү әти дә алар. Йорт тутырып 14 оныклары кайта.

Кадерлебез! Син – олы йөрәкле, сабыр, барыбыз өчен дә игътибарлы. Бүген дә синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Сиңа бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек, әтиебез белән тигезлектә, безнең игелекләрне күреп, озын-озак яшәвеңне телибез.

Әниебез – күз нурыбыз,

Гаиләбезгә терәк син.

Без бәхетле булсын өчен

Гомер буе кирәк син.

Авырмый һәм кайгы күрми,

Яшикче татулыкта.

Һәр яңа көн бәхет, шатлык

Китерсен безнең йортка.

Безгә, әни, син бик кирәк,

Һәр вакытта булдың терәк.

Сиңа бездән мең-мең теләк,

Синең кебек кеше сирәк.

Иң изге теләкләр белән – балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев