Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Акхуҗа авылында яшәүче кадерле әтиебез Заһидуллин Шәйхулла Зәбих улы 26 ноябрьдә 80 яшьлек юбилеен каршылады

28 ноября 2019, 11:21

775

0

0

Акхуҗа авылында яшәүче кадерле әтиебез Заһидуллин Шәйхулла Зәбих улы 26 ноябрьдә 80 яшьлек юбилеен каршылады

Әтиебезне тормыш балачактан ук сыный. Сугыш хәсрәтләре әлеге гаиләгә дә килеп кагыла. Бик яшьли әтисез кала. Гаиләдә олы бала буларак, әнисенә терәк булу аңа йөкләнә. Хезмәтнең дә төрлесе эләгә. Бердәнбер энекәшен дә бик иртә югалта ул. Тормышның кырыслыкларына баш имичә, һаман алга барырга, язмышның якасына ябышып яшәргә тырыша. Җиденче классны тәмамлауга көтү көтәргә чыга. 17 яшендә трактор руле артына утыра. Яшь егет әлеге һөнәрне яратып башкара.

Әтиебез авылның иң чибәр кызы Асиягә гашыйк була. 1963 елда алар гаилә корып җибәрә. Әтиебез һәм әниебез алты балага гомер бүләк итеп, тәрбия һәм назны кызганмадылар. Җил-яңгыр тидерми, үз үрнәкләрендә үстерделәр, хезмәт сөяргә, кешеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәттеләр. Бүген барыбызның да үз юлы, үз гаиләсе. Барыбыз да инде үзебез әти, әни булдык. Шулай да киңәш сорап һаман да әти янына кайтабыз. Атна азагы җитте исә туган йортка ашкынабыз. Кызганычка каршы, әтиебез янәшәсендә, елмаеп чыгып алучы әниебез генә юк. Без аны 4 ел элек мәңгелеккә югалттык. Әтиебез әлеге олы хәсрәтне дә сабырлык белән үткәрергә тырышты, шөгыльләреннән көч алды, балалары, оныклары, кияү-киленнәре белән юанды. Бүген аның 14 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Әтиебез бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Бик яратып, бар серләрен белеп умартачылык белән шөгыльләнә. Шулай ук табигать кочагына балык тотарга йөреп рухи көч, тәненә ял ала. Бакчада да бик теләп эшли ул. Балаларын көтеп тормыйча, җиләк-җимешләрдән кайнатмалар да ясап куя. Ашарына да үзе пешерә. Ихатасында исә терлек-туары да бар. 2000 елда тырышып эшләгәннәре өчен Татарстанның атказанган механизаторы дигән исем бирәләр.

Кадерле әтиебез! Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Без – балаларың янәшәсендә, кадер-хөрмәт тоеп, киңәшчебез, терәгебез булып яшәсәң иде. Туган йортыбызның тәрәзәләреннән гел яктылык бөркелсен, кайтканда ишегебез ачык булсын иде. Сиңа булган хөрмәтебез һәм яратуыбыз чиксез.

Олы хөрмәт белән – балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев