Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле, бик хөрмәтле әниебез Шаһивәлиева Алсу Нәҗип кызының 12 сентябрьдә бик матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

12 сентября 2018, 09:04

929

0

0

Апас авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле, бик хөрмәтле әниебез Шаһивәлиева Алсу Нәҗип кызының 12 сентябрьдә бик матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гел шулай елмаеп-көлеп, әти белән тигезлектә яшәргә язсын сезгә.

Син безгә бик кирәк, без синең белән горурланабыз һәм бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә әти белән бергә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, саулыкта, гел шулай матур елмаеп, безне каршы алып, озатып, тыныч мул тормышта озын гомер итәргә язсын. Без сине бик, бик яратабыз.

Әниебез!

Рәхмәт әни сиңа, мең-мең рәхмәт,

Һәрчакта да булдың түземле,

Җаның тыныч, күңелең аяз булды,

Ходай олыласын үзеңне.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең,

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Иң изге теләкләр белән – балаларың Альберт-Миләүшә, Альбина-Алмаз, оныкларың Адилә, Ралина, Арслан. Бу теләкләргә сине бик тә яратып һәм сине бик тә хөрмәт иткән әтиебез Фәрит тә кушыла.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев