Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Юмагулова Шәмсегаян Шәйхи кызы 29 августта 85 яшьлек юбилеен каршылый

    --, 27 август 2019 - 14:10
    227
    0
    0

    Кадерле әниебез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Ходай сиңа җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Алдагы көннәреңдә, якты, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар яшәвеңне телибез.

    Рәхмәт, әни, безне яратканга,

    Булган өчен зирәк, түземле.

    Изгелегең өчен, әни, насыйп булсын,

    Олыларга синең үзеңне.

    Иң изге теләкләр белән – балаларың Илфат-Ландыш, Илсур, Илнур, Рәмис-Люда, оныкларың Камил, Эмиль, Тимерхан һәм кода-кодагый Таһир-Динә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: