Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Юсупова Роза Рим кызы 19 май көнне үзенең күркәм юбилеен каршылый

18 мая 2019, 11:37

954

0

0

Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Юсупова Роза Рим кызы 19 май көнне үзенең күркәм юбилеен каршылый
Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Юсупова Роза Рим кызы 19 май көнне үзенең күркәм юбилеен каршылый

Кадерле Әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сина күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Әнием, көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа Әни барсы өчен дә!

Нигә генә тиңлим икән сине?
Син бит Әни –
Тормышымның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер – үзәге.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньямның тиңсез байлыгы син,
Юктыр бер ни синнән затлырак!
Бераз сырлар кунган нурлы йөзең
Шаһитедер үткән елларның.
Учларыңда синең язылгандыр
Язмышлары безнең юлларның.
Син Әнием – тиңсез! Тиңсез йолдызга,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Син атылмас якты нурым минем
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!
Син булганга күрә, Әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен –
Озак яшә Әнием, исән бул гына!!!

Сине яратып кызың Гөлназ-Алмаз, оныгың Камилә, бу теләкләргә Әтиебез һәм Кода-Кодагыең да кушыла!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X