Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле улыбыз Хәйретдинов Дилүс 25 июльдә үзенең туган көнен - 30 яшьлек юбилеен каршылый

25 июля 2020, 09:00

829

0

0

Апас авылында яшәүче кадерле улыбыз Хәйретдинов Дилүс 25 июльдә үзенең туган көнен - 30 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Ләйсән белән тигезлектә матур гомер кичереп, улыгыз Әскәрне җылы гаилә кочагында назлап үстереп, аның игелекләрен күререп, бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.
Без сине бик яратабыз!!!
Дилүсебез безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Аллаһы Тәгаләбезнең олы бүләге,
Әти-әниеңнең ныклы терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибелеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет, тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догам.
Ләйсән белән тигезлектә
Матур тормыш насыйп булсын сезгә.
Иң изге теләкләр белән - әти-әниен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев