Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11 майда туган көнен – истәлекле юбилеен билгеләп уза

11 мая 2021, 09:08

13658

0

0

“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11 майда туган көнен – истәлекле юбилеен билгеләп уза

Гөлнара Рөстәмовна! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син булган җирдә җылы яз, чәчәкле җәй сулышы бөркелә. Тормышны, эшеңне, кешеләрне яратуың белән дә аерылып торасың. Киләчәктә дә хезмәтеңнән тәм, яшәүдән ямь табып, җылы гаиләң кочагында, син дип өзелеп торган балаларың, хөрмәт итүче хезмәттәшләрең янәшәсендә, бәхет-шатлык нурына коенып озын-озак яшәргә һәм эшләргә язсын!
Тәбриклибез туган көнең белән!
Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.
Корычтан нык булсын тазалыгыз синең,
Кояшныкы булсын гомерең!
Иң изге теләкләр белән - "Йолдыз" “(Звезда“) газетасы редакциясе, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X