Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас муниципаль район башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов 10 декабрьдә туган көнен билгели

10 декабря 2020, 08:00

727

0

0

Апас муниципаль район башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов 10 декабрьдә туган көнен билгели

Хөрмәтле Равил Фәритович!

 Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән тәбрик итәбез. Хезмәтебез сезнең белән тыгыз бәйләнгән. Сезнең сәләтле, итагатьле, мәрхәмәтле, белемле, шул ук вакытта гади дә, сабыр да җитәкче була белүегезгә сокланабыз һәм олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез дөрес юнәлеш тә, киңәш тә бирә беләсез, эшебезнең җаваплы булуын аңлыйсыз, ярдәм итәргә әзер торасыз. Киләчәктә дә Апас халкының хөрмәтен тоеп, яңа башлангычларыгызда бары тик уңышларга ирешеп, гаилә тигезлегендә яшәргә язсын. Юлларыгыз ачык, бар эшләрегез дә уң, сүзләрегез өстен булсын! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар рәхәте телибез.
Иң изге теләкләр, олы хөрмәт белән – “Йолдыз“(“Звезда“) газетасы һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев