Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас районының Дәвеш авылында яшәүче әтиебез Низаметдинов Рифхат Гыйләҗетдин улына 10 июньдә 90 яшь тула

10 июня 2019, 08:53

1008

0

0

Апас районының Дәвеш авылында яшәүче әтиебез Низаметдинов Рифхат Гыйләҗетдин улына 10 июньдә 90 яшь тула

Ул үзенең хезмәт биографиясен сугыш елларында 13 яшеннән колхозда эшләп башлап җибәрә. Озак еллар элемтә системасында хезмәт куя. 80нче 90нчы елларда авыл халкын зәңгәр ягулык белән тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшләде. Бу вакытты да авылыбызны чишмә сулы итүгә һәм газ кертү белән турыдан-туры ул җитәкчелек итте. Эшнең сыйфатын, халыкның яшәү шарты яхшырту өчен зур көч куйды.

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Әниебез белән бергә безне кадерләп үстергәнегез, биргән тәрбиягез өчен бик зур рәхмәт. Сиңа алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, әниебез Әминә Халимулла кызы белән тигез гомер кичерүегезне, барыбызның да рәхәтен күреп яшәүеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев