Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас урта мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Галәветдинова Алия Шакур кызы 13 июньдә туган көнен каршылый

13 июня 2018, 08:59

898

0

0

Апас урта мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Галәветдинова Алия Шакур кызы 13 июньдә туган көнен каршылый

Алия Шакуровна! Сезне гомер бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

Мөгәллимнең үрнәк өлгесе Сез,

Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.

Хатын – кызның бөтен гүзәллеген,

Сезгә җыеп биргән шикелле.

 

Тирән белемле, кызыксынучан, үз эшегезгә бирелгән, тырыш һәм таләпчән булуыгыз өчен укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә үз итәләр Сезне. Туры сүзле һәм ярдәмчел булуыгыз, зур ихтыяр көче белән эшләвегез сезне характерлаучы сызыкларның әһәмиятлеләре булып тора. Изге сыйфатларны үзегезгә мулдан җыйган, коллектив, ата-аналар ихтирамын казанып, һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яшәвегезгә без сокланабыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, озын гомер, балаларыгызның игелеген күреп, олы куанычлар белән яшәвегезне, тигез, бәхетле гаилә тормышы, эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.

Олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасы һәм  башлангыч сыйныф укытучылары.

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев