Апаста яшәүче, “Альтаир-1“ оешмасында баш инженер булып эшләүче Хәйруллин Мансур Наил улы 15 майда күркәм юбилеен каршылый
Хөрмәтле Мансур Наилевич! Тырыш хезмәтегез белән сез күпләргә үрнәк. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.
Теләкләрнең телик изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын — нурлысын.
Олы хөрмәт белән – “Альтаир-1“ коллективы исеменнән Ринат Миначев.
Нет комментариев