Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган әтиебез Хәйруллин Нурулла Насратулла улы 1 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

01 ноября 2019, 09:43

993

0

0

Апаста яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган әтиебез Хәйруллин Нурулла Насратулла улы 1 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Шулай ук сөекле әниебез Хәйруллина Сания Мөхәммәт кызының 25 октябрьдә туган көне иде.

Безнең кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сез тормышыбызның кояшы, туган йортыбызның яме. Һаман да балалар дип яшисез, һәрберебезне кайгыртасыз, яратасыз. Матур, тигез тормышыгыз безгә үрнәк. Сезгә киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән, балалар-оныклар игелеге, дус-туганнар хөрмәте тоеп, озын-озак яшәргә язсын иде Ходаем.

Тәрәзләрдә утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни туган йортыбыз.

Кадерлеләребез, тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Котлы булсын туган көнегез!

Иң изге теләкләр белән – кызларыгыз, кияүләрегез, оныгыгыз, кода-кодагыйларыгыз һәм бу теләкләргә дәү әниебез Нурия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев