Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче безнең өчен кадерле кызыбыз Хәбибуллина Эльвира Дамир кызы август аенда күркәм юбилеен билгеләп үтте

21 августа 2020, 10:00

575

0

0

Апаста яшәүче безнең өчен кадерле кызыбыз Хәбибуллина Эльвира Дамир кызы  август аенда күркәм юбилеен билгеләп үтте

Кадерле кызыбыз! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, тигезлектә, муллыкта, эшеңдә зурдан-зур уңышларга ия булып озын-озак яшәвеңне телибез. Син киң күңелле, шат йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы йөрәкле, якыннарыңа итагатьле. Һәрвакытта да шулай булып кал. Без сине бик тә яратабыз.
Гел шатлыкта, гел муллыкта
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай
Балкып торсын йөзләрең.
Иң изге теләкләр белән – әти-әниең, сеңелең Лилия, якын туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев