Апаста яшәүче газиз әниебез Хантимирова Рәмзия Әбрар кызы 21 нче майда 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды
Кадерле әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп әтиебез белән иңне-иңгә куеп озак яшәргә насыйп булсын.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Рушан-Зөлфия, Ленар-Гөлназ, оныкларың Мәликә, Нияз, Самир, Әмир. Теләкләргә әтиебез Тәлгать тә кушыла.
Нет комментариев