Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

13 августа 2019, 11:13

729

0

0

Апаста яшәүче Гыйлфанов Илгизәр Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Хөрмәтле Илгизәр Хаҗиевич! Сезнең тормыш юлыгыз барыбызга да үрнәк. Көчле рухлы, кешелекле, максатчан, газиз халкыбызга тугрылыклы булып калуыгыз белән сез күпләргә тормыш дәресе төшендергән олпат шәхесләребезнең берсе булып танылдыгыз. Газиз баларыгызга кадерле, кайгыртучан һәм кече күңелле әти булдыгыз.  Ике дистә елдан артык мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чорларда районда барлыгы 16 яңа мәктәп төзелү Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәт казанышларыгыз нәтиҗәсе. Яшь буынга кабатланмас остаз, житәкчеләргә зирәк киңәшче һәм янәшәдә эшләүче хезмәттәшләрегезгә ярдәмчел булуыгыз белән дә сез бүгенге өлкән буын һәм яшьләребез өчен өлге. Тормыш иптәшегез Гөлнур ханым белән үткән гаилә юлыгыз сокланырлык. Сезгә алдагы көнегездә дә исәнлек-саулык, иминлек, тигезлек һәм бәхетле тормыш телибез.

Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев