Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле әниебез - Кадыйрова Ясминә Мансур кызының 26 декабрь көнне 55 яшьлек матур юбилее!

26 декабря 2019, 08:05

797

0

0

Апаста яшәүче кадерле әниебез - Кадыйрова Ясминә Мансур кызының 26 декабрь көнне 55 яшьлек матур юбилее!

Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Әти белән бергә матур итеп, озак-озын еллар яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәт.

Туган көнең, Әни, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сине яратып балаларын Лилия-Айрат, Радель, Илнар, Айбулат-Ландыш, Таңсылу.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев