Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле әтиебез Ибраһимов Заһит Кәбир улы 20 декабрьдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылады.

22 декабря 2019, 19:16

771

0

0

Апаста яшәүче кадерле әтиебез Ибраһимов Заһит Кәбир улы 20 декабрьдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Әтиебез тормышта да, хезмәттә дә үз урынын тапкан кеше. Аның горурланып сөйләрлек үткәннәре бар. Бүген ул кадерле әти, хөрмәтле дәү әти, кайгыртучан ир һәм бәхетле бала булып гомер кичерә.
Әтиебез озак еллар җаваплы урыннарда эшләде. Аны Апаста гына түгел, тирә-як районнарда да хөрмәт итәләр. Хезмәт юлын Тукай исемендәге колхозда инженер булып башлап җибәрә әтиебез. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә дә хезмәт итә, газлаштыру программасы башлангач, район хакимиятендә җаваплы да, тынгысыз да вазифа башкара. Халык белән аңлашып эшли белүче белгечне “Нур“ хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгелиләр. Биредә дә сынатмый ул. Шулай ук безнең як зона өчен оешма-предприятиеләрдә газ хезмәте буенча җаваплы җитәкче буларак озак еллар хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та, әтиебез хезмәттән аерылырга теләми. Ул бүгенге көндә Буа ветеринария көллиятендә газлаштыру буенча белем бирә. Биредә дә бар күңелен салып, яратып эшли.
Әтиебез 1979 елның декабрь аенда Кайбыч районы Мөрәле авылы кызы Гөлфия белән тормыш корып җибәрә. Бу көннәрдә безнең гаиләбездә икеләтә бәйрәм. Әтибез һәм әниебезнең парлы гаилә юлына аяк басуына да 40 ел вакыт узган. Аңлашып, бердәм, тату, барча туганнарга, дусларга үрнәк булып яшәделәр алар. Бер-бер артлы дөньяга килгән без, кызларын да, кадерләп, яратып кына үстерделәр, тормыш юлына чыгардылар, югары белем бирделәр, тормышта үз урыныбызны табарга булыштылар.
Әтиебез һәм әниебез олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр. Гасыр чиген узган дәү әнибезне дә хөрмәт итеп, зур тәрбиядә яшәтәләр. Дәү әниебезнең хәер-догаларын алып, рәхмәтен ишетеп гомер итәләр.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, әниебез белән тигез, матур, бәрәкәтле тормышта, балалар, оныклар игелеге күреп озак яшәвегезне телибез. Кадерлеләребез! Рәхмәт сезгә безне бүген дә кечкенә баладай кайгыртып, киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп яшәгәнегез өчен. Сезнең алда без мәңге бурычлы.
Әти-әни, күңелегез шундый изге,
Булыгыз сез озын гомерле.
Без бурычлы сезнең алда,
Сез хөрмәтле, безгә кадерле.
Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сезне, хөрмәтлибез,
Изге шәхес итеп күрәбез.
Иң изге теләкләр белән – кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев