Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшәүче кадерле туганыбыз Салаватов Назыйф Наил улы 24 августта 60 яшьлек юбилеен каршылый

    --, 24 август 2020 - 08:36
    292
    0
    0

    Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, киңәшчебез. Изге күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел булганың өчен сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Булган тормышыңның рәхәтен күреп, ямь табып, тормыш иптәшең Венера белән балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, ныклы тазалык, озын гомерләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
    Олы җанлы, гади, сабыр да син,
    Кылганнарың бары игелек.
    Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    Иң изге теләкләр белән – якын туганнарың гаиләләре белән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: