Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Гатина Зилә Фидаэль кызы 2 июньдә туган көнен билгеләп үтә.
Зилә! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Киләчәгең якты, нурлы булсын! Сау-сәламәт булып, бүгенгедәй чибәр, бәхетле булып, гел елмаеп яшә!
Зилә, чын йөрәктән котлавыбыз,
Җыр булып сина барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Сиңа саулык-сәламәтлек,
Ак бәхетләр, шатлык-куанычлар,
Эшеңдә уңышлар телибез.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә!
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ“ коллективы.
Нет комментариев