Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче Кәримов Ринат Габдрахман улының 24 декабрьдә юбилее

24 декабря 2021, 08:47

489

0

0

Апаста яшәүче Кәримов Ринат Габдрахман улының 24 декабрьдә юбилее

Кадерлебез! Сине чын йөрәктән туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз. Син – безнең тормышыбызның терәге, яклаучыбыз, саклаучыбыз. Гаиләң, балаларың өчен өзелеп торучы гаилә башлыгы да, һәрчак ярдәмгә ашыгучы, киң күңелле туган да син. Тырыш, уңган, тормыш җанлы булуың белән күпләргә үрнәк булып яшисең. Киләчәктә дә шулай гаилә җылысында, тигезлектә, балаларыбызның игелекләрен күреп, оныкларыбызны сөеп гомер итәргә язсын. Беркайчан да ару-талу белмә, сау-сәламәт һәм шат күңелле булып, безне сөендереп бик күп еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек,
Аллаһ бирсен сиңа һәр көндә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең, балаларың Кәрим-Резедә, Камиль, оныгың Назлыгөл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев