Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче яраткан әниебез Баязова Ралия Шәйхулла кызының 12 июнь көнне гомер бәйрәме - туган көне!

11 июня 2019, 14:57

874

0

0

Апаста яшәүче яраткан әниебез Баязова Ралия Шәйхулла кызының 12 июнь көнне  гомер бәйрәме - туган көне!

Кадерле Әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез!  Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сина тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә , әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сина!

Сине яратып - балаларың Алия, Булат, бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев