Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәуче кадерле әниебез Гыйбадуллина Зөлфия Сабир кызы 20 июньдә күркәм юбилеен каршылый.

20 июня 2019, 11:35

1028

0

0

Апаста яшәуче кадерле әниебез Гыйбадуллина Зөлфия Сабир кызы 20 июньдә күркәм юбилеен каршылый.

Без сине ихлас күңелдән шушы гомер бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әни! Син — гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без — балаларың тормышта үз юлыбызны табып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без — балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.

Изге теләкләр белән -  улың Рамил, кызың Эльвира, кияуең Рамил, оныгың Самат һәм әтиебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев