Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аюкөйдергән авылында яшәүче хөрмәтле Гыйбадуллина Әминә Марат кызы 60-яшьлек юбилеен каршылый.

05 января 2020, 08:53

1167

0

0

Аюкөйдергән авылында яшәүче хөрмәтле Гыйбадуллина Әминә Марат кызы 60-яшьлек юбилеен каршылый.

Хөрмәтле Әминә апа! Сине елга бер килүче туган көнең, иң матур юбилеең – 60-яшьлегең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең иң озынын, юлларның иң озынын, шатлыкларның иң куанычын телибез. Катлаулы һәм мактаулы синең эшең дә: 30 елдан артык шәфкать туташы булып, йомшак кулларың, җылы сүзләрең белән авыл халкын кар-буран димичә, аларга ярдәм кулын суздың.

Менә син бүген гомереңнең көзенә аяк бастың. Шушы гомер көзләрендә Рөстәм абый белән иңне-иңгә куеп, тигезлектә яшәргә язсын иде. Өегездә һаман да утлар сүнмәсен, ишек алларында чүп үләнен үстермичә, парлы, тигез тормыш итсәгез иде.

Синең тормышың безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен!

Гомерегез булсын бәхетле,

Бәхетегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне,

Бирсен Ходай сезгә бу көнне.

Үрнәк итеп сөйли сезне һәркем,

Суынмасын йөрәк җылыгыз.

Кышлар белән бергә килеп җиткән,

Куанычлы булсын туган көнегез!

Иң изге теләкләр белән – барлык хезмәттәшләр исеменнән Гөлинә. Люзия, Гөлфизә, Роза апаңнар, Фәнзия, Вәсилә, Нурия, Фирдәүс, Роза, Гөлназлар да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев