Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Азбаба авылы “Әкият“ балалар бакчасында мөдир булып эшләүче якын дустыбыз Минкина Гүзәл Хәбибулла кызының 9нчы июль көнне күркәм бәйрәме булып узды

10 июля 2019, 08:38

815

0

0

Азбаба авылы “Әкият“ балалар бакчасында мөдир булып эшләүче якын дустыбыз Минкина Гүзәл Хәбибулла кызының 9нчы июль көнне күркәм бәйрәме булып узды

Гүзәл, сине 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

“Картаям“, - дип хафаланма,

Узды вакыт чүт кенә.

И гүзәл җан, синең өчен

Илле биш яшь чүп кенә.

Дулкынланмый ачып булмый

Гөлбакчаңның капкасын.

Чәчәккә кырау төшүдән

Ходай үзе сакласын!

Бик җаваплы эшебез,

Син зур белгеч кешебез.

Син булганга безнең дә

Яхшы бара эшебез,

Язса иде яшәргә

Бик озак бергә-бергә.

Бергәлекләр, бердәмлекләр

Барса иде гомергә.

Иң матур теләкләр белән – дусларың Сәвия, Айсылу, Люзия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев