Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БЕЗДӘН БҮЛӘК - ИЗГЕ ТЕЛӘК

28 июля 2020, 14:15

1050

0

0

БЕЗДӘН БҮЛӘК - ИЗГЕ ТЕЛӘК

80 еллык матур тарихы булган Апас урта мәктәбен 1992-2007 нче елларда Зиннәтуллин Рәис Вәкил улы җитәкләде. Татар халкының “Исеме җисеменә туры килгән” дигән мәкале, нәкъ, аңа әйтелгән шикелле. Рәис - бар яктан булган, иң яхшы, үрнәк җитәкче дигән мәгънәне белдерә. Ныклабрак уйлап карасак, бу сыйфатлар гел Рәис Вәкил улы турында әйтелгән кебек. Чөнки гаиләсе, җәмгыятьтәге урыны, дәрәҗәсе, янәшәдәге кешеләре - барысы да аның төпле фикерле, ныклы кеше икәнен раслый. Ул гына да түгел, тәрбияле, акыллы ул һәм кызның әтисе булуы аның сабыр һәм чыдам икәнен күрсәтә. Өстәвенә, без аны ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле, башкаларга үрнәк кеше буларак та беләбез. Ә бүген ул олуг юбилеен каршылый.
Хөрмәтле Рәис Вәкилович! Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Иң мөһиме - алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, матур тормышта яшәгез! Мәктәбебездә тырыш хезмәтегез, ихласлыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Үгет- нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара. Сезгә булган хөрмәтебез беркайчан да сүрелмәс. Безнең күңелләрдә Сез һәрвакыт тирән белемле, бай тәҗрибәле, киң күңелле, максатчан һәм таләпчән җитәкче булып сакланасыз.
Гади, сабыр, олы җанлы да Сез,
Кылганыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Гөрләп үтсен сезнең гомерегез,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сезгә бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Олы хөрмәт белән Апас урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев