Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 13нче гыйнварда Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина туган көнен каршылады

13 января 2022, 09:05

421

0

0

Бүген, 13нче гыйнварда Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина туган көнен каршылады

Хөрмәтле Луиза Рәүхәтовна! Сезне чын йөрәктән туган көнегез белән котлыйбыз. Без сезнең үз эшегезнең остасы, максатчан, сәләтле җитәкче булуыгызга сокланабыз. Кирәк чакта сез йомшак күңелле дә, кирәк икән нык холыклы да була беләсез. Райондашларга һәрчак ярдәмгә ашыгуыгыз, хезмәтегездә янып-көеп йөрүегез белән дә сез үрнәк булып торасыз. Сездә хатын-кызларга гына хас мөлаемлылык, чибәрлек, нәфислек тә бар. Алга таба да яңа идеяларга омтылып, оптимист рухлы, шат күңелле булып калуыгызны телибез. Сезгә хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек, райондашларның хөрмәтен, якыннарыгызның яратуын тоеп яшәргә язсын!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Изге теләкләр, олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X