Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 23 апрель көнне, хөрмәтле хезмәттәшебез, газетабызның җаваплы сәркатибе Шиһабеева Ләйлә Искәндәр кызы үзенең туган көнен каршылый

23 апреля 2020, 09:16

816

0

0

Бүген, 23 апрель көнне, хөрмәтле хезмәттәшебез, газетабызның җаваплы сәркатибе Шиһабеева Ләйлә Искәндәр кызы үзенең туган көнен каршылый

Ләйлә! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул һәм имин тормыш телибез. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Илфат белән балаларыгыз Ленар белән Илүзәнең рәхим-шәфкатен тоеп, аларның уңышларына сөенеп, тигезлектә гомер кичерегез. Иҗат чишмәң мәңге саекмасын, яраткан эшеңдә яңадан-яңа үрләр яуларга, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ” коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев