Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 24 май көнне, Апаста яшәүче кадерле әниебез Җамалиева Гөлсинә Рәүф кызы 65-яшьлек юбилеен каршылый

24 мая 2019, 08:51

848

0

0

Бүген, 24 май көнне, Апаста яшәүче кадерле әниебез Җамалиева Гөлсинә Рәүф кызы 65-яшьлек юбилеен каршылый

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең өебезнең нуры, барыбыз өчен дә терәк-киңәшче булып торасың. Сабыр да, уңган да, барчабызга карата игътибарлы, ягымлы, кайгыртучан да син! Шуңа күрә үзеңне олысы-кечесе хөрмәт итә, ярата. Сиңа саулык-сәламәтлек, тигез, матур тормыш, балалар, оныклар игелеге күреп озын-озак яшәвеңне телибез. 
Бәхет чишмәләрең тулып торсын, 
Имин булсын килер көннәрең. 
Яннарыңда булсын туганнарың, 
Якыннарың – тормыш гөлләрең. 
Сине яратып – ирең Мирхәт, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев