Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 4 март көнне кадерле әтиебез, дәү әтиебез, кодабыз Җамалиев Мирхәт Хәертдин улы 70-яшьлеген каршылый

04 марта 2020, 08:48

735

0

0

Бүген, 4 март көнне кадерле әтиебез, дәү әтиебез, кодабыз Җамалиев Мирхәт Хәертдин улы 70-яшьлеген каршылый

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән бу гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа Ходай биргән гомерне саулык-сәламәтлектә, тынычлыкта яшәвеңне телибез. Безнең өчен син рәхимле, олы җанлы, гадел, киң күңелле, һәрьяктан яшәү үрнәге дә син.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.
Сине яратып - балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың, туганнарың. Безнең теләкләргә әни дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев