Бүген район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә
Хөрмәтле Ленар Талгатович!
Сезне туган көнегез белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы
хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне, җаваплы хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет, шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез!
Олы хөрмәт белән – “Йолдыз“ редакциясе коллективы
Нет комментариев