Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Болын-Балыкчы авылында яшәуче иң яраткан, иң кадерле кешебез Сибгатуллина Гөлсияр Мидхәт кызы 3 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен каршылый

03 ноября 2021, 07:30

560

0

Кадерле әниебез!   Сине туган көнең белән чын  күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, гел шулай безгә терәк булып, әти белән тигезлектә матур итеп яшәгез. Балалар игелегендә оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп  яшәвеңне теләп калабыз. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа ! Без сине бик яратабыз!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә

Иң изге теләкләр белән әтиебез Фәргать , балаларың Гөлназ-Алмаз, Ильназ, оныкларың Айзилә, Раяз һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев