Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чирмешән авылында яшәүче яраткан әниебез Галятдинова Гөлфия Сәлимулла кызының 11 сентябрьдә юбилее

11 сентября 2021, 08:05

367

0

0

Чирмешән авылында яшәүче яраткан әниебез Галятдинова Гөлфия Сәлимулла кызының 11 сентябрьдә юбилее

Кадерле Әниебез! Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр игелекләр күреп, әти белән бергә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әнкәй.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

«Әнкәй» диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп - тормыш иптәшең Рамил, балаларың Руслан, Рәдиф – Инзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев