Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чәтбаш авылында яшәүче кадерле әниебез Нәҗмиева Нурия Нуртдин кызының 18 сентябрьдә 60 яшьлек күркәм юбилее

18 сентября 2018, 09:33

880

0

0

Чәтбаш авылында яшәүче кадерле әниебез Нәҗмиева Нурия Нуртдин кызының 18 сентябрьдә 60 яшьлек күркәм  юбилее

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Әниебезгә 60 яшь тула. Күз нурыбыз, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.  Көннәрең шатлык белән  үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез белән бергә матур яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш,

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

Рәхмәт әни, тормыш бирүеңә.

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канат күюыңа

Ышанычлы кеше булуыңа.

Иң  изге теләкләр белән – сине яратып балаларың Лилия, Рүзия-Рашат, Альберт-Гөлүсә, Раилә-Андрей, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев